news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ире махсус хәрби операциядә үлгән хатыннарны эштән азат итүне тыйды

Путин ире махсус хәрби операциядә үлгән хатыннарны эштән азат итүне тыйды
Фото: kremlin.ru

РФ Президенты Владимир Путин ире махсус хәрби операциядә һәлак булган хатыннарны бер ел эчендә эштән алуны тыя торган законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Әлеге документ РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертә. Хәзер эш бирүчеләргә (әгәр алар яңа никахка кермәсәләр) ире үлгәннән соң бер ел дәвамында сугыш хәрәкәтләре ветераннарының тол хатыннарын үз инициативасы белән эштән азат итәргә ярамый. Бу чара һәлак булган һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары дип танылган хатын-кыз хәрбиләрнең ирләре өчен дә гамәлдә булачак.

Кайвакыт эштән азат итү мөмкин дә булачак. Мәсәлән, оешманы бетерү яки шәхси эшмәкәрнең эшчәнлеген туктату очрагында, диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, әлеге закон хезмәткәрнең үз хезмәт бурычларын җитди сәбәпләрсез күп тапкырлар үтәмәве, хезмәт бурычларын бер тапкыр тупас бозуы, әхлаксызлык кылуы һәм эш бирүчегә хезмәт килешүе төзегәндә ялган документлар бирү очракларына кагылмый.

Моңа охшаш социаль ярдәм чаралары элек өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар, инвалид бала тәрбияләүче ялгыз аналар һәм кайбер башка категория гражданнар өчен каралган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100