news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Иранның яңа сайланган президенты белән телефоннан сөйләште

Россия Президенты Владимир Путин Иран Ислам Республикасының сайланган Президенты Масуд Пезешкиан белән телефоннан сөйләште. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия лидеры Иранның яңа Президентын сайлауда җиңүе белән котлады һәм аңа җаваплы дәүләт хезмәтендә уңышлар теләде. Моңа кадәр Путин Пезешкианга котлау телеграммасы җибәргән иде.

Ике як та «Россия-Иран мөнәсәбәтләренең югары дустанә мөнәсәбәтләргә ирешүенә» канәгатьлек белдерде һәм «төрле өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлекне алга таба үстерү буенча тыгыз уртак эшкә әзерлекне» раслады.

Моннан тыш, ике президент та агымдагы елда шәхси элемтәләр оештыру турында килештеләр, дип аеруча билгеләп үттеләр Кремльдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot