news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Ир-ат укытучылар санын арттыру өчен хезмәт хакын арттырырга кирәк

Педагогларның хезмәт хакын арттыру хисабына ир-атларны мәктәп укытучысы эшенә җәлеп итәргә мөмкин. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Советы утырышы алдыннан тематик күргәзмәне караганда белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Роспатриотүзәк» хезмәткәре Алексей Кутырев дәүләт башлыгына «Күренергә түгел, булырга» («Быть, а не казаться») Бөтенроссия остазлар бәйгесен әзерләү турында сөйләде. «Безгә сезнең кебек көчле ирләр кирәк. Гомумән, шундыйлар кирәк, бу өлкәдә бу аеруча мөһим. Бездә ир-атларның процент ягыннан күпме эшләвен беләбез», —дип җавап бирде аның сүзләренә Путин.

Бу сүзләрне ишеткәч, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрдә ир-ат укытучыларның нибары 15 процент кына булуын әйтте. «Хезмәт хакын арттырырга кирәк, без бу хакта сөйләшербез әле», — дип билгеләп үтте Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100