news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин йомырка бәяләренең артуына китергән хакимият хатасын атады

Россия Президенты Владимир Путин йомыркаларга бәя арту белән бәйле хәлгә аңлатма бирде. Аның фикеренчә, хакимиятләр бу төр продукциягә ихтыяҗның артуын вакытында исәпкә алмаган.

«Бездә йомырка белән нәрсә килеп чыкканын күрәсезме? Вакытында ориентлашмадык — безнең бит җитештерү күләме кимемәде. Куллану халыкның реаль кеременә бәйле рәвештә артты — күп түгел, әмма шулай да кешеләрнең кереме артты. Йомырка, тавык итен күбрәк сатып ала башладылар, ә [хакимият] вакытында импортны ачу турында уйламады. Бум — һәм бәяләр сикерде», — диде Президент Ерак Көнчыгыш федераль округы эшкуарлары белән киңәшмәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot