news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин йөкле хатыннарга түләнә торган пособиенең яшәү минимумына кадәр арттырылуын әйтте

2023 елда йөкле хатын-кызларга түләнә торган пособие хезмәткә яраклы халыкның төбәктәге яшәү минимумының яртысы күләменнән тулы бер күләменә кадәр арттырылачак. Бу хакта Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия коронавирус пандемиясен һәм аңа бәйле барлык авырлыкларны уңышлы узды. Әмма соңгы вакытта туучылар санының сизелерлек кимүе демография мәсьәләсен кабат күтәрә. Дәүләт җитәкчесе киләсе ел башында хөкүмәткә бу тенденцияне үзгәртү өчен махсус чаралар пакеты әзерләргә кушты.

«2023 елның 1 гыйнварыннан без ана булуга һәм балаларга ярдәм итү системасын үзгәртәбез, балалары булган мохтаҗ гаиләләр өчен ай саен түләнә торган бердәм пособие булдырабыз – бала туганнан алып 17 яшькә кадәр. Шул ук вакытта йөкле хатыннарга пособие күләме арттырылачак һәм хатын-кыз яшәгән төбәкнең бер яшәү минимумының яртысыннан тулы күләменә кадәр тәшкил итәчәк», – дип хәбәр итте Путин.

Пособиене рәсмиләштерү һәм алу гражданнар өчен мөмкин кадәр гади һәм уңайлы булырга тиеш, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100