Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин инвалид балаларга чиратсыз хезмәт күрсәтү турындагы боерыкны имзалады
Инвалид балаларга һәм аларны озата йөрүчеләргә сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш, элемтә, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда чираттан тыш хезмәт күрсәтелергә тиеш.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин инвалид балаларга һәм аларны кафеда, поликлиникаларда, кибетләрдә озата йөрүчеләргә чираттан тыш хезмәт күрсәтү турындагы боерыкка имза куйды. Бу документ бүген хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, 1992 елның 2 октябрендә имзаланган «Инвалидларга дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы Россия Президенты указына «I һәм II төркем инвалидлары» сүзләреннән соң 1нче пунктның җиденче абзацына «инвалид балалар һәм аларны озата йөрүчеләр» сүзләрен өстәп, үзгәреш кертергә», диелә документта.
Законның бу абзацы сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш, элемтә, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә, юридик хезмәтләрдә һәм башка оешмаларда чираттан тыш хезмәт күрсәтүгә багышланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз