news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин интернетта җаваплылык интернеттан тыш тормыштагы кебек булырга тиеш дип саный

Президент дәүләт флагларын һәм символларын мәсхәрә итү өчен җаваплылыкның күп илләрдә булуын искә төшерде.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Интернетта дәүләт флагларын мәсхәрә итү өчен җаваплылык, дөнья пәрәвезеннән тыш булган тормыштагы кебек булырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин бүген матбугат очрашуында сорауларга җавап биреп, шундый фикерен җиткерде. 
 
"Интернеттан читтә җаваплылык бар икән, ул интернетта да булырга тиеш. Интернетта үз-үзеңне тоту аның читләрендәге гамәлләреңнән нәрсәсе белән аерыла? Бу шул ук җәмгыять. Өстәвенә, интернет безнең тормышның барлык өлкәләренә дә үтеп керде", - диде президент. 
 
Ул дәүләт флагын һәм дәүләтнең башка символларын мәсхәрә итү өчен җаваплылык күп илләрдә булуын искә төшерде. 
 
"Үз илеңә хөрмәт белән карарга кирәк. Бөтен җирдә дә үтәлергә тиешле кагыйдәләр бар", - дип өстәде Владимир Путин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100