news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Интернет баланың чын тормышын алмаштырмыйча, аны тулыландырырга гына тиеш

Яшьләр интернет белән «авырмасын», чын тормышны көне-төне интернетта утыру белән алмаштырмасын иде, диде дәүләт башлыгы.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Балаларга файда китерә торган контент булдыру мөһим, әмма интернет мөмкинлекләре «көне-төне интернетта утырып» чын тормышны алмаштырырга тиеш түгел, ә бары тик аны тулыландырырга гына тиеш.

Әлеге фикерне Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Манежда узган еллык матбугат конференциясендә әйтте.

«Кешелек һәрвакыт үсештә, балалар һәрвакыт әти-әниләренә караганда яхшырак һәм акыллырак. Хәзер бит белем бирү уеннарга нигезләнгән. Әлбәттә, сез әйткән мөмкинлекләр кулланылырга тиеш», — диде дәүләт башлыгы блогер Анна Хилькевичның балаларга цифрлы платформаларда уен контенты кирәкме-юкмы дигән соравына.

Хәзер Россия авылларында һәм барлык мәктәпләрдә дә киң полосалы интернет кертелә, шул исәптән. «Интернет белән тәэмин итүгә 24 млрд сум каралган», — дип өстәде Владимир Путин.

«Әмма бу гына түгел. Файдалы контент булдыру мәсьәләсе мөһим. Яшьләр интернет белән „авырмасын“, чын тормышны көне-төне интернетта утыру белән алмаштырмасын иде. Ниндидер хәрәкәт, тулы тормыш булырга тиеш, спорт белән шөгыльләнү, музей-театрларга бару да кирәк. Интернет мөмкинлекләре чын тормышны алмаштырырга тиеш түгел, ә аны тулыландырырга гына тиеш», — диде дәүләт башлыгы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100