news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ИННны Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеген бирә торган законны имзалады

РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә салым түләүченең идентифакция номерын (ИНН) Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә алу мөмкинлеген бирә торган законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

Закон гамәлгә кергәннән соң Россия гражданнары физик затның электрон имзасыннан файдаланып Дәүләт хезмәтләре порталында ИНН алу турында гариза тапшыру мөмкинлегенә ия булачак. Салым органы исә электрон документ рәвешендә исәпкә кую турында таныклык җибәрә алачак.

Документ РФ Салым кодексына төзәтмәләр кертә, аның инициаторы – Россия Хөкүмәте. Закон 2022 елның 1 декабреннән үз көченә керәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Владимир Путинның контракт буенча хезмәт итү өчен югары яшь чиген закон нигезендә гамәлдән чыгаруы турында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100