news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин инфляция үсеше шартларында халыкка ярдәм итүнең яңа чараларын эшләргә кушты

Россия Президенты VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда шундый йөкләмә бирде.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте бәяләр үсүе шартларында Россия халкына социаль ярдәм чаралары буенча бер ай эчендә өстәмә тәкъдимнәр эшләргә тиеш.

РФ Президенты Владимир Путин VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда шундый йөкләмә бирде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Без дәүләт ярдәме кирәк булган кешеләргә һәрвакыт игътибар белән карыйбыз. Быел без пенсионерларга һәм мәктәп балалары үсә торган гаиләләргә түләүләр башкардык. Югары инфляция шартларында бу бик кирәк», - диде дәүләт башлыгы.

Элегрәк Россия Икътисади үсеш министрлыгы 2021 елга инфляция буенча фаразны 5,8 проценттан 7,4 процентка кадәр үзгәрткән иде.

Песков, бу хәлне шәрехләп, инфляция дәрәҗәсе күтәрелүнең сәбәбе дөнья икътисады кризисы булуын әйтте, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100