news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Индонезия Президентын KazanForum һәм «Иннопром»га чакырды

Россия Президенты Владимир Путин Индонезия коллегасы Прабово Субиантоны «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында һәм «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашырга чакырды, дип хәбәр итте Азия иленең Тышкы эшләр министры Сугионо.

Индонезия Тышкы эшләр министры билгеләп үткәнчә, Путин шулай ук Президент Прабово Субиантоны Казанда май аена планлаштырылган чарага, шулай ук июльдә зур тармак күргәзмәсенә чакырган.

Сугионо өстәп әйткәнчә, Джакарта Мәскәүне төрле өлкәләрдә, шул исәптән икътисад һәм сәүдәдә стратегик партнер дип саный. Шуңа бәйле рәвештә, ике илнең дә хөкүмәтләре икътисади элемтәләрне ныгыту һәм багланышларны тирәнәйтү өчен яңа мөмкинлекләрне өйрәнә.

2026 елда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы 12-17 май көннәрендә Казанның төрле мәйданчыкларында узачак, ә ике көнлек эшлекле программа 14-15 май көннәрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсе 6 июльдән 9 июльгә кадәр Екатеринбургта узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot