news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Иминлек советы белән Россиянең дәүләт резервлары запаслары хакында фикер алышты

Россия Президенты Владимир Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә катнашучылар Россиянең дәүләт резервлары запаслары хакында фикер алышты, шулай ук наркологик куркыныч белән көрәштә халыкка ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен күрелә торган чараларны бәяләде.

Киңәшмә Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевның доклады белән ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100