news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Иминлек советы әгъзалары белән Җиңүне бәйрәм иткәндә иминлек темасына фикер алышты

РФ Президенты Владимир Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары үткәргән вакытта күреләчәк чаралар хакында фикер алышты.

Киңәшмәдә Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин, Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, саклану министры Андрей Белоусов, РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров һ.б. катнашты, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, Путин мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрә. Элегрәк Иминлек советының даими әгъзалары катнашындагы утырыш 28 декабрьдә узган иде. Анда яклар Россиянең, Каспий төбәге илләре белән мөнәсәбәтләрне дә кертеп, «якын дуслар, коллегалар, партнерлар, союздашлар» белән хезмәттәшлеге хакында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100