Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Иминлек советы әгъзалары белән чаралар уздыргандагы иминлек турында сөйләште
Россия Президенты Владимир Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән видеоэлемтә аша оператив киңәшмә уздырды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта әһәмиятле иҗтимагый-сәяси чаралар уздырганда эчке иминлекне тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр каралды. Бу турыда докладны Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников тәкъдим итте.
Хәбәрдән күренгәнчә, Куркынычсызлык советының барлык даими әгъзалары да киңәшмәдә катнашмаган. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Президентның табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов, эчке һәм тышкы эшләр министрлары Владимир Колокольцев һәм Сергей Лавров булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз