news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Илсур Метшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды

Путин Илсур Метшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды
Фото: kzn.ru

Казан мэры Илсур Метшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Бүләкне Сенат сараеның Екатерина залында Россия президенты Владимир Путин тапшырды.

Казан мэры социаль-икътисадый бурычларны хәл итүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен билгеләп үтелде. Бүләкләү турындагы карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында 2024 елның 8 декабрендә басылып чыкты.

22 майда Владимир Путин барлыгы 20дән артык гражданга – хәрбиләргә, очучы-космонавтларга, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләренә, дәүләт эшлеклеләренә, музыкантларга, журналистларга, күп балалы аналарга, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм сәнәгать өлкәләрендә эшләүчеләргә медальләр тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда ил президенты Илсур Метшинга шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырган иде. 2022 елда Казан мэры Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, шулай ук Александр Невский орденына лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100