Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин илнең үсешендә тарих һәм традицион кыйммәтләрнең ролен ассызыклады
Россия Президенты Владимир Путин илне үстерү процессында тарихи дәвамчанлыкны һәм традицион кыйммәтләрне саклауның мөһимлеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, Россия бары тик шушы нигезләргә таянып кына тотрыклы һәм уңышлы киләчәккә ирешә алачак. Бу хакта ул «Россия 1» журналисты Павел Зарубинга биргән интервьюда сөйләде.
«Барысын да саклап калу гына түгел, ә уңышлы үсү өчен безгә мөһим үсеш юнәлешләрендә лидер булырга кирәк. Ләкин бу үсеш безнең тарихка, традицион кыйммәтләргә, җәмгыятебезнең буыннан-буынга тапшырыла бара торган асыл халәтенә таянмаса, без илебезгә мондый киләчәкне тәэмин итә алмаячакбыз. Әгәр дә инде безнең үсеш әлеге әхлакый, тарихи һәм традицион нигезгә таянса, безне, һичшиксез, уңыш көтә», - дип белдерде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз