Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Илкүләм проектлар советы утырышында чыгыш ясаячак
Россия Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында чыгыш ясаячак. Бу хакта ТАСС агентлыгы дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.
«Путинның чыгышы бик тә күләмле һәм эчтәлекле булачак», - диде Кремль вәкиле.
Утырышта шулай ук сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Тула өлкәсе губернаторы, Дәүләт Советының «Сәнәгать» юнәлеше комиссиясе рәисе Алексей Дюмин чыгыш ясаячак.
Песков билгеләп үткәнчә, Илкүләм проектлар советы утырышы – зур чара, анда «бер ел дәвамында дәүләт машинасы тарафыннан гамәлгә ашырылган максатларга ирешү юнәлешендәге» эшчәнлеккә нәтиҗә ясала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз