Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин илкүләм проектларны үтәр өчен җитәкчеләрнең җаваплылыгы кирәклеген әйтте
Президент икътисад структурасын үзгәртергә, аны югары технологияле итәргә һәм аңа этәргеч бирергә җыеначакларын әйтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Илкүләм проектлар үтәлсен өчен, җитәкчеләрнең шәхси җаваплылыгы кирәк һәм моны барысы да аңлый, дип белдерде “Туры элемтә"дә Владимир Путин.
Ул илкүләм проектларның максатлары дип икътисадны модернизацияләү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, дәүләт иминлеген озак вакытка тәэмин итүне атады. “Моның өчен илкүләм проектлар булдырылган”, - дип билгеләп үтте Владимир Путин.
Путин хөкүмәтнең өстәмә кыйммәткә салымны 18 проценттан 20 процентка кадәр арттырганын әйтте. “Бу – дәүләт бюджетын тулыландыру, дәүләт тарафыннан эшләнергә тиешле әйберне - инфраструктураны үстерү өчен эшләнде", - дип аңлатты ул.
Аның сүзләренә караганда, хакимият өстәмә кыйммәткә салымны арттыру “гражданнар өчен бик кыска вакыт эчендә начар нәтиҗәләргә” китерәчәгенә алдан белеп эш иткән.
“Бу исәп-хисап акланды һәм Россиядә инфляция артты”, - ди ул. Хәзер, Путин сүзләренчә, инфляция төшә башлаган, производство һәм керемнәр яңадан торгызыла башлаган, димәк, уйланылган реформалар эшли.
Президент хакимиятнең илкүләм проектлары кысаларында икътисад структурасын үзгәртергә, аны югары технологияле итәргә һәм аңа этәргеч бирергә җыеначакларын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз