Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турындагы докладларны тыңлаячак
Бүген дәүләт башлыгы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет утырышын уздырачак, шулай ук Хөкүмәт әгъзалары һәм Россия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашулар планлаштырыла.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән Яңа ел алды очрашуын һәм стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышын уздырачак. Бу хакта Мәскәү Кремле сайтында хәбәр ителә.
Ил Хөкүмәте әгъзалары белән традицион очрашу барышында узып баручы елга нәтиҗәләр ясалачак, шулай ук катнашучылар Министрлар Кабинетының алдагы перспективага эш планнары турында фикер алышачак.
Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Совет утырышында катнашучылар илкүләм проектларның динамикасын һәм аларны финанслау барышын караячаклар.
«Совет утырышы тәмамлангач, Владимир Путин Кремльдә Россия эшлекле даирәләре вәкилләрен кабул итәчәк», — дип билгеләп үтә Кремль матбугат хезмәте.
Очрашуда 60 тан артык бизнесмен, шәхси һәм дәүләт компанияләре, иҗтимагый оешмалар, банклар, эшмәкәрләр берләшмәләре җитәкчеләре катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз