news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин илкүләм проектлар буенча җәмәгатьчелек белән чаралар сериясе башлануын игълан итте

Әңгәмә темасы булып "Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын тормышка ашыру торды.

Путин илкүләм проектлар буенча җәмәгатьчелек белән чаралар сериясе башлануын игълан итте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Казанда бүгенге чаралардан милли проектларны гамәлгә ашыру буенча җәмәгатьчелек белән киңәшмәләр сериясе башлануын белдерде. Бу хакта ул “Торак һәм шәһәр мохите " илкүләм проектын тормышка ашыру темасы булган беренче очрашуда җиткерде.

"Бүгенге чаралар белән Казанда мин мондый очрашулар, киңәшмәләр һәм фикер алышулар сериясен башлап җибәрәсем килә", — диде ул Казанда киңәшмәне әнә шундый сүзләр белән ачып.

Милли проектлар сериясе Россиянең төп үсеш юнәлешләре буенча алга баруын тәэмин итәргә тиеш, дип өстәде Россия Президенты.

“Татар-информ” элек Россия Президенты Владимир Путинга Казанда яңартылган “Мәскәү " мәдәни-спорт үзәген тәкъдим иттеләр, дип хәбәр иткән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot