news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин илдә инфляция тизлеген «җиргә төшерү» планнары турында сөйләде

Россиядә инфляция тизлеге «хафалы сигнал» санала. Бу хакта бүген ел йомгакларына багышланган туры элемтә барышында РФ Президенты Владимир Путин әйтте.

«Кичә мин бүгенге чарага әзерләнгәндә, Үзәк банк рәисе белән сөйләштем. Эльвира Нәбиуллина миңа әйтүенчә, хәзер инде инфляция 9,2-9,3 процент тирәсе», – диде Илбашы.

Путин Хөкүмәт һәм Үзәк банкның инфляцияне «җиргә төшерү» бурычын куйганын искәртте.

«Киләсе елга, төрле бәяләмәләр буенча, инфляция якынча 2–2,5 процент булырга тиеш. Макроикътисади күрсәткечләрне саклап калу өчен шулай кирәк. Тулаем алганда, вазгыять тотрыклы һәм ышанычлы», – диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100