news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ил түрәләрен саран булмаска чакырды

Ил Президенты хакимият вәкилләренә "кабинетларда качмау, халык башлангычларына теләктәшлек итү" үтенече белән мөрәҗәгать итте.

(Казань, 1 декабря, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Президент Владимир Путин Россия түрәләрен саран булмаска, кабинетларда качмаска һәм халык башлангычларына теләктәшлек итәргә өндәде. Бу хакта ул Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык юлламада әйтте.

Путин шулай ук түрәләр халык белән сөйләшүдән курыкмаска тиеш, дип билгеләп үтте. Россия халкына хас булган мәрхәмәтлелек турында әйткәндә: “Безнең чорның үзенчәлекле билгесе – хәйриячелеккә киң катлам җәмәгатьчелекне җәлеп ителү. Кайвакыт азк еремле кеше ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышуына гаҗәпләнәсең. Мин сездән саран булмавыгызны сорыйм. Әйдәгез, бергәләп бу мәсьәләне хәл итик”, - диде Президент.

РФ Президенты шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларга һәм волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм итәргә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100