news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ил халкын Россия көне белән тәбрикләде

12 июньдә бәйрәм ителә торган Россия көне - иң "яшь" дәүләт бәйрәмнәренең берсе.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин ил халкын Россия көне белән котлады. Ул Ватанның гражданнардан һәм аларның илне үстерү омтылышыннан аерылгысыз, диде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

  • Россия Көне 12 июньдә билгеләп үтелә. Бу иң "яшь" дәүләт бәйрәмнәренең берсе.

“Ватан бездән, Россия гражданнарыннан, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен безнең җаваплылыктан, аның үсешенә үз өлешебезне кертү омтылышыннан аерылгысыз. Берләшеп, уртак бәхет өчен һәркем үзенең шәхси тырышлыкларының мөһимлеген аңлаганда гына ил алдында торган масштаблы бурычларны чишеп була”, - диде Путин.

Ил гражданнары һәрвакыт иң җылы хисләр белән Ватан турында уйлый, аның “меңьеллык тарихын, бөек мәдәниятен һәм зур казанышларын, уникаль табигый байлыкларын, ил киңлекләренең матурлыгын, төбәкләрнең күп төрлелеген һәм үзенчәлеген” кадерли, диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100