Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин икенчел базардагы торакка гаилә ипотекасын куллану турында сөйләде
Россия Президенты Владимир Путин гаилә ипотекасын яңа төзелеш булмаган шәһәрләрдә икенчел базарда торак сатып алу өчен кулланырга мөмкин булуын хәбәр итте.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, андый торак пунктлар исемлегенә 880ләп шәһәр кертелгән. Берәр шәһәр әлегә исемлеккә кермәгән булса, бу карар җиренә җиткереп эшләнеп бетереләчәк, дип билгеләп узды Президент.
Путин әйтүенчә, икенчел базарда торак алганда, йортларның торышын исәпкә алу мөһим, чөнки ипотека түләгән чорда милек яраксыз хәлгә килергә мөмкин. Шулай ук, ул хәзерге дәүләт ярдәме чаралары гаиләләр өчен генә түгел, төзелеш тармагына ярдәм өчен дә эшләнгәнен искәртте. «Башта кабул ителгәндә, мондый чаралар гаиләләргә дә, төзелеш секторына да ярдәм өчен кертелгән иде», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз