news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Икенче Бөтендөнья сугышы турында хакыйкатьне бозарга теләгәннәрен күрәбез

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы турында хакыйкатьне бозарга теләүчеләр турында әйтте. Бу темага ул Мәскәүдә Җиңү парадында ясаган чыгышында тукталды.

«Бүген без Икенче Бөтендөнья сугышы турында хакыйкатьне бозарга теләгәннәрен күрәбез, ул колониаль сәясәтен ялганга корырга ияләнгәннәргә комачаулый, алар батырлар, нацизмга каршы көрәшүчеләрнең мемориалларын юкка чыгара, пьедесталга Гитлер тарафдарларын һәм сатлыкҗаннарны куя, героизм турында хәтерне, азат итүче солдатларның нинди корбанга баруын сызып ташлый», - диде Президент.

Владимир Путин сүзләренчә, тарихны мыскыллау, нацизм варисларын акларга омтылу көнбатыш элиталарның гомуми сәясәтенең өлеше булып тора. «Алар моны яңа төбәк конфликтларын кузгату өчен эшли. Көнбатышта Икенче бөтендөнья сугышы сабакларын онытырга телиләр, ә без кешелек язмышы Мәскәү астында, Ленинградта, Сталинград, Курск, Харьков, Минск, Смоленск, Киев астында канкойгыч авыр сугышларда хәл ителгәнен хәтерлибез», – дип белдерде.

Президент Россиянең икенче фронт һәм союзникларның ярдәме әһәмиятен беркайчан кииметмәгәнен әйтте.

«Без Гитлерга каршы коалициясенең барлык сугышчыларының, партизаннарның, милитаристик Япониягә каршы бәйсезлеге өчен көрәшкән Кытай халкының батырлыгын хөрмәтлибез. Һәрвакыт истә тотачакбыз, уртак көрәшебезне беркайчан онытмаячакбыз», – диде Путин.

Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза торган хәрби парадта 9 меңнән артык хәрби хезмәткәр катнаша. Президент чыгышына кадәр гадәттәгечә Россиянең оборона министры Сергей Шойгу парадта катнашучы гаскәрләрне сәламләп, Бөек Җиңү белән котлады.

Президент чыгышыннан соң Россия дәүләт гимны яңгырады. Казанда исә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын Эльмира Кәлимуллина башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100