news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык түләүне раслады

Путин ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык түләүне раслады
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Россиядә ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр ел саен түләү ала башлаячак. Бу турыдагы законны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

Түләүне ил территориясендә даими нигездә эшләүче, яшәүче һәм салым резидентлары булган, аларның керемнәреннән физик затларның кеременә салым (НДФЛ) түләнгән Россия гражданнары алачак.

«Түләү алу хокукы гаиләнең җан башына уртача кеременең күләме түләү алу өчен гариза бирүченең тору яки яшәү урыны булган Россия Федерациясе субъекты буенча билгеләнгән җан башына яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан артмаган очракта барлыкка килә», - дип билгеләп үтелә текстта.

Акчаны 18 яшькә кадәрге яки көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге балаларның әти-әнисе, уллыкка алучысы, тәрбиячесе яки опекунының икесе дә ала алачак. Түләү алу өчен гариза бирүченең алиментлар түләү буенча бурычлары булмаска тиеш.

Түләүнең күләме гариза бирүгә кадәрге ел өчен исәпләнгән НДФЛ суммасы (башка салым ташламаларын кулланмыйча) һәм шул ук керемнән 6 процентлы ставка буенча исәпләнгән сумма арасындагы аермага нигезләнеп исәпләнә. Нәтиҗәдә, гаилә түләгән НДФЛның 13 процентының 7 проценты кире кайтарыла булып чыга.

Искәртик, 2024 ел Россиядә Президент указы белән Гаилә елы дип игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100