news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ике бригадага мактаулы исем бирде

Россия Президенты Владимир Путин ике бүлекчәгә «гвардия» дигән мактаулы исем бирде. Указлар рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталына урнаштырылган.

Советлар Союзы Герое, генерал-полковник В.К. Пикалов исемендәге радиация, химик һәм биологик саклауның 29 аерым бригадасы, шулай ук идарәнең 75 бригадасы билгеләп үтелгән.

Мактаулы исем «кораллы конфликтлар шартларында Ватанны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә бригадаларның шәхси составы күрсәткән массакүләм батырлык һәм геройлык өчен» бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100