Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин икътисадта вазгыятьнең тотрыклылануын җиткергән
Вазгыятьнең икътисадта тотрыклылануына карамастан тамырдан үзгәрешләр турында сөйләргә иртәрәк дигән ул.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Вазгыятьнең икътисадта тотрыклылануына карамастан, тамырдан үзгәрешләр турында сөйләргә иртәрәк әле. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин җиткергән. "Хәл тотрыклыланды, кардиналь үзгәрешләр турында әйтергә, шулай да иртәрәк әле", - дигән Путин җомга көнне икътисад мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә. Президент сәнәгать җитештерү өлкәсендә 0,3 процентка үсеш булуын билгеләп үткән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
"Авыл хуҗалыгы яхшы темплар күрсәтә - үсеш 3 процент. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен яхшы эшләре белән котларга нигез бар дип уйлыйм", - дигән Путин. Президент эшсезлек дәрәҗәсенең чагыштырмача югары булмавын, быел аның уртача 5,6 процент тәшкил итүен билгеләп үткән.
Путин бюджет дефициты турында да сүз кузгаткан. Ул федераль бюджет дефицитын эчке тулаем продукция планы күләменнән 3,7 процент тирәсендә тотарга кирәк дип белдергән.
"Дефицитның арту куркынычы да бар. Аны закон кысаларында тотуга омтылырга кирәк", - дигән ул. Президент план буенча дефицит 3,7 процент булырга тиеш, әмма ул 0,1-0,2 процентка артырга мөмкин дип билгеләп үткән.
Путин инфляциянең ел башыннан 7 ноябрьгә кадәр 4,7процентта торуын да өстәгән . "Тулаем алганда бу яхшы күрсәткеч", - дигән президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз