news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин игълан иткән ун мең сум акча Татарстанда ничә балага түләнәчәге билгеле

«Барлыгы 700 меңләп балага акча түләргә тиешбез дип исәпләп чыгардык», — диде Светлана Гайдук.

Путин игълан иткән ун мең сум акча Татарстанда ничә балага түләнәчәге билгеле
Солтан Исхаков

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләгән ун мең сум акча ничә балага түләнәчәге билгеле. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Пенсия фонды ТР буенча идарәсенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана Гайдук әйтте.

«640 мең балага бер тапкыр 10 мең сум акча түләнәчәк», — диде Светлана Гайдук.

Шулай ук, республикада 54 мең балага апрель–июнь айларында ай саен 5 мең сум акча түләнәчәк. «Кичә киңәшмәләр уздырдык. Барлыгы 700 меңләп балага акча түләргә тиешбез дип исәпләп чыгардык», — диде Светлана Гайдук.

Ул, шулай ук, дәүләттән бу ярдәм балага 16 яшь быел 11 майдан соң тулган очракта гына күрсәтелүен әйтте. 11 майга кадәр 16 яше тулганнарга ун мең сум акча каралмаган. Биш мең сумга килгәндә, әгәр балага өч яшь 1 июльдә тула икән, шулай ук бу категориядән төшеп кала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100