Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин җиде татарстанлыны дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтте
Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру турында указ имзалады. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасының җиде вәкиле дә бар. Документ рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Ак Барс Девелопмент» генераль директоры Марат Шаһитов Дуслык ордены белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының бүлек башлыгы Наил Гарифуллин «Мактаулы хезмәте өчен» XXV еллык мактау билгесе белән билгеләп үтелде.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Халыкара мөнәсәбәтләр һәм дөнья тарихы югары мәктәбе кафедрасы профессоры Андрей Ершовка «Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.
Казан олимпия резервы училищесының тренер-укытучысы Рафис Әхмәтгәрәевка «Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре» исеме бирелде.
КФУның Медицина-санитария бүлеге баш табиб урынбасары Ләйлә Мурадимова «Россия Федерациясенең атказанган табибы» мактаулы исеменә лаек булды.
«ТАНЕКО» предприятиесенең ике хезмәткәренә — нефть эшкәртү заводының технологик җайланмалар өлкән операторы Хәлил Зәйдуллинга һәм шул ук предприямәнең технологик җайланмалар операторы Ильяс Хисмәтуллинга «Россия Федерациясенең атказанган химигы» исемнәре бирелде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз