news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин хезмәт хакы һәм пенсия күрсәткечләрен уртача итмәскә өндәде

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, россиялеләрнең реаль кереме мөһим.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә пенсия һәм хезмәт хакы уртача күрсәткечләр белән түгел, ә реаль акча белән күрсәтелергә тиеш, диде Россия Президенты Владимир Путин. Бу турыда РИА Новости яза.

«Хезмәт хакы һәм пенсия күрсәткечләрен уртача итеп язарга кирәкми. Алар реаль акча белән күрсәтелергә тиеш. Бүген, иртәгә, аннан соң кешеләрнең күпме алуы мөһим», — диде дәүләт башлыгы Дәүләт Советының май указларын гамәлгә ашыру буенча утырышында.

Реаль нәтиҗәләргә ирешү өчен инфраструктура, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә алгарышка ирешергә кирәк, диде Путин. Үзгәрешләр һәр россиялегә барып җитәргә тиеш, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100