news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин хатын-кызларны Бальмонт шигырьләре белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин телевизион мөрәҗәгатендә хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрик итте.
Скопировать ссылку
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). «Сез бу дөньяны гүзәллек һәм яшәү энергиясе белән тутырасыз, аны наз һәм рухи юмартлык белән җылытасыз, җиргә ямь биреп торасыз, – диде дәүләт башлыгы Владимир Путин хатын-кызларны бәйрәм белән котлап. – Хатын-кызда без барысын да табабыз: илһам чыганагы да, юаныч та. Хатын-кыз – тормышыбызның чыганагы һәм аның балаларда дәвам итүе».
Элек-электән ир-атлар гүзәл затларга атап җырлар, шигырьләр язган. Владимир Путин Көмеш гасыр шагыйре Константин Бальмонтның сүзләрен бик тә төгәл һәм образлы дип атады.
«Женщина – с нами, когда мы рождаемся.
Женщина – с нами в последний наш час.
Женщина – знамя, когда мы сражаемся.
Женщина – радость раскрывшихся глаз», – дигән шигырь юлларын укыды дәүләт башлыгы.
Президент шулай ук ассызыклап үткәнчә, ир-атлар бүген генә түгел, хатын-кызларга терәк булуларын һәрвакыт исләрендә тотачак.
«Сөекле гүзәл затларыбыз безнең кайгыртуны һәм игътибарны тойсын, ешрак елмайсыннар өчен барысын да эшләячәкбез», – дип ышандырды Путин һәм хатын-кызларга сәламәтлек, уңышлар, шатлык-куанычлар, бәхет теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2