news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин хатын-кызлар өчен карьера чикләүләрен бетерергә кирәк дип саный

Россия Президенты фикеренчә, хатын-кызларның уңышлы булуы дәүләт өчен кирәк.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Евразия хатын-кызлар форумында хатын-кызлар һәм ирләр арасындагы тигезсезлек проблемасын чишәргә һәм хатын-кызлар өчен карьерадагы чикләүләрне бетерергә кирәк дип белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Уңышлы хатын-кызлар никадәр күбрәк, дөньяга һәм дәүләткә шулкадәр яхшырак булачак”, – диде Владимир Путин. Аның фикеренчә, бу очракта дәүләтнең көче ныгыячак һәм тотрыклы глобаль үсеш барачак.
Путин гендерлык проблемасын чишүне уртак максат икәнен җиткерде. 

Президент хатын-кызлар тормышта үз-үзләрен тапсын өчен яхшы мөмкинлекләр тудырырга әзер булуын белдерде. Башка илләрнең уңышлы тәҗрибәләрен кабул итәргә әзерлек тә әйтелде.

  • Икенче Евразия хатын-кызлар форумы Санкт-Петербургта 19-20 сентябрь көннәрендә үткәрелә. Чараның төп темасы – “Хатын-кызлар глобаль иминлек һәм тотрыклы үсеш яклы”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100