news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин һәм Уиткофф Мәскәү белән Киев арасында сөйләшүләрне яңадан башлау турында сөйләште

Россия Президенты Владимир Путин АКШ Президентының махсус илчесе Стив Уиткофф белән өч сәгатьлек сөйләшүләр үткәрде. Бу хакта Известия хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы ярдәмчесе Юрий Ушаков сүзләренчә, әңгәмә конструктив рәвештә узган һәм Мәскәү белән Вашингтонның Украина мәсьәләсендә генә түгел, ә башка халыкара темаларда да позицияләрен якынайтырга мөмкинлек биргән.

«Шул исәптән, Россия белән Украина арасында турыдан-туры сөйләшүләрне яңадан башлап җибәрү мөмкинлеге турында да фикер алышу булды», - дип билгеләде Ушаков.

Очрашу символик әһәмияткә дә ия, дип ассызыклады ул. Чөнки сөйләшүләр Эльбада Совет һәм Америка гаскәрләре очрашуының 80 еллыгы көнендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100