Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин һәм Трампның очрашуы Россия тарихы һәм гомуми тарих дәреслекләренә кертелде
Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трампның Анкоридждагы очрашуы Россия хәрби-тарихи җәмгыяте әзерләгән Россия тарихы һәм гомуми тарих дәреслекләренең өченче басмасына кертелде. Бу хакта Россия хәрби-тарихи җәмгыяте үзәк советы әгъзасы һәм тарих дәреслекләре дәүләт линейкасының җаваплы секретаре Владислав Кононов хәбәр итте. Аның сүзләрен «ТАСС» китерә.
Ул аңлатканча, 10-11 сыйныф укучылары өчен дәреслекләрнең өченче басмасы быел чыгачак. Икенче басма 2024 елда чыгарылган иде. Кононов сүзләренчә, элеккеге дәреслек белән яңа дәреслек арасындагы төп аерма яңартылган материалда. Гомуми тарих дәреслекләрендә дә, Россия тарихы дәреслекләрендә дә тасвирланган вакыйгалар президентларның Анкоридждагы очрашуына кадәр озайтылган.
Путин белән Трампның очрашуы узган елның 15 августында Аляскадагы хәрби базада узды. Ул өч сәгатькә якын дәвам итте. Сөйләшүдә Россия ягыннан Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков һәм тышкы эшләр министры Сергей Лавров, ә Америка ягыннан дәүләт секретаре Марко Рубио һәм Дональд Трампның махсус илчесе Стивен Уиткофф катнашты. Очрашу вакытында фикер алышу алып барылган төп мәсьәләләрнең берсе Украина тирәсендәге вазгыять темасы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз