Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин һәм То Лам стратегик партнерлыкны тирәнәйтү турында белдерү кабул итте
Россия һәм Вьетнам президентлары Владимир Путин һәм То Лам Ханойда Россия-Вьетнам дустанә мөнәсәбәтләре нигезләре турында килешүне гамәлгә ашыруның 30 еллыгы кысаларында ике илнең киләчәктә стратегик партнерлыкны тирәнәйтү турындагы уртак белдерүен кабул итте.
Ил лидерлары документлар алмашты, аларның исемлеге Кремль сайтында чыкты. Алар арасында ике ил арасында югары белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Ханой университеты һәм Вьетнам иҗтимагый фәннәр академиясе белән хезмәттәшлеге турында килешүләр, Федераль таможня хезмәте белән Баш таможня идарәсе арасында 2024-2026 елларга таможня хокук бозулары белән көрәш өлкәсендә хезмәттәшлек итү планы һ.б. бар.
Владимир Путин Вьетнамга кичә кич Корея Халык Демократик Республикасына дәүләт сәфәреннән соң килде, анда ул республика лидеры Ким Чен Ын белән тулы форматлы сөйләшүләр уздырды. Ханойда Президент сарае каршындагы мәйданда кунак белән Вьетнам Президенты То Ламның рәсми очрашуы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз