Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин һәм Си Цзиньпин хезмәттәшлек, икътисад турында фикер алышты
Пекинда югары дәрәҗәдә Россия-Кытай сөйләшүләре узды. РФ Президенты Владимир Путин Кытайга дәүләт визиты белән килде. Россия лидеры һәм КХР Рәисе Си Цзиньпинның очрашуы халык җыеннары Йортында узды. Яклар стратегик партнерлык, икътисади хезмәттәшлек һәм халыкара көн тәртибе турында фикер алышты, дип хәбәр итә «Известия».
РФ Президенты 25 ел элек имзаланган күршелек, дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешүне барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерү өчен фундаменталь нигез дип атады. Аның сүзләренчә, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр бик югары дәрәҗәгә чыккан, бу партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек эталоны булып тора.
Путин хәбәр иткәнчә, чирек гасыр эчендә Россия белән Кытай арасында товар әйләнеше 30 тапкырдан артыкка үскән һәм инде берничә ел рәттән 200 млрд доллар билгесеннән артып китә. Хезмәттәшлекнең нигезе булып энергетика кала, анда Россия ышанычлы тәэмин итүче, Ә Кытай – җаваплы кулланучы булып тора.
«Халыкара аренадагы бүгенге киеренке вәзгыятьтә безнең тыгыз бәйләнешкә ихтыяҗ зур», - дип ассызыклады Владимир Путин.
Аның сүзләренчә, Россия һәм Кытай мәдәни һәм цивилизацион күптөрлелекне, дәүләтләрнең суверен үсешен хөрмәт итүне яклый һәм гаделрәк дөнья төзелешенә омтыла.
Путин шулай ук хәбәр иткәнчә, мәдәният еллары артыннан мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек еллары ачыла – бу инде 10 нчы кисешкән дәүләтара тематик проект. Ул Шэньчжэньда ноябрь саммитында катнашырга әзер булуын раслады һәм Си Цзиньпинны киләсе елда Россиягә визит ясарга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз