Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин һәм Си Цзиньпин Украина тәкъдим иткән килешү планын карамады - Кремль
Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин фикер алышу вакытында Украина тәкъдим иткән килешү планы турында сөйләшмәде. Алар бары тик Кытай белдергән инициатива пунктлары хакында гына фикер алышты, диде Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков журналистларга. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Юк, Украина тәкъдим иткән килешү планы турында сөйләшү булмады, Кытай планындагы нигезләмәләр буенча фикер алышу булды. Президент Путин үзе дә бу хакта әйтте», - диде ул.
РФ Президентының матбугат секретаре билгеләп үткәнчә, Украина Президенты Владимир Зеленский тәкъдим иткән план белән вазгыять күбесенчә «Кытай һәм Украина арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләргә кагыла».
Элегрәк Зеленский Киев тәкъдим иткән килешү планына карата Кытай Халык Республикасы бернинди мөнәсәбәтен белдермәү белән канәгатьсезлеген күрсәтте. Бу турыда ул Япония Премьеры Фумио Кисида белән сөйләшкәндә дә әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз