news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин һәм Си Цзиньпин 2030 елга кадәр икътисади хезмәттәшлек турында документны имзалады

Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпинның бүген киңәйтелгән форматта илләр делегацияләре катнашында узган рәсми сөйләшүләре тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча дәүләт лидерлары ике документны - икътисади хезмәттәшлек планнары һәм партнерлыкны тирәнәйтү планнары турындагы документларны имзалады.

Путин сөйләшүләрнең уңышлы һәм конструктив узуын, аларның «ихлас һәм эчтәлекле» булуын әйтте. Аның сүзләренчә, ике яклы мөнәсәбәтләрдә икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек өстенлекле булып кала.

Искәртик, кичә Кытай лидеры Россиягә дәүләт сәфәре белән килде, ул иртәгә кадәр дәвам итәчәк. Ул сәфәренең беренче көнендә Путин белән рәсми булмаган шартларда аралашты, алар 4,5 сәгать сөйләште. Бүген Кремльдә рәсми сөйләшүләр узды, алар өч сәгать тирәсе дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot