news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин һәм Миңнеханов Лаеш районында яшәүче 101 яшьлек сугыш ветеранын котлады

«Камская новь» газетасы

9 Май – Бөек Җиңү көнендә Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов быелның мартында 101 яшен тутырган сугыш ветераны Габдрахман Сафинның хәлен белде. Муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ул Ватанны саклаучыга җылы юрган, бәйрәм табыны өчен азык-төлек җыелмасы, шулай ук РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары тапшырган.

«Сез безнең өчен батырлык һәм тормышны ярату үрнәге. Сезгә сәламәтлек, бәхет, бүгенге кебек үк, һәрвакытта да якыннарыгызның яратуын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне, өегездә җылылык һәм гармония тантана итүен телим», - диде Илдус Зарипов.

Ветеран Рождествено авыл җирлегендә улының йортында гомер итә. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, Габдрахман Сафин әле дә актив тормыш белән яши, газета укый, яңалыклар карый, хәтта шигырьләр дә яза.

«Камская новь» газетасы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100