news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин һәм Эрдоганның очрашуы сәгать ярым дәвам итте

Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның Кыргызстан башкаласы Бишкекта уза торган Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты кырларында сөйләшүләре сәгать ярымга якын дәвам итте. Бу хакта ТАСС үз хәбәрчесенә сылтама белән хәбәр итә.

Әңгәмә башында Путин ике илнең икътисади хезмәттәшлеге югары дәрәҗәдә кала, дип белдерде һәм Төркияне Россиянең «тышкы сәясәт өлкәсендә дә, икътисад өлкәсендә дә» өстенлекле партнерларының берсе буларак характерлады.

Эрдоган үз чиратында билгеләп үткәнчә, «Төркия-Россия мөнәсәбәтләре узган елларның шул ук чоры белән чагыштырганда бик зур, югары дәрәҗәгә җитте».

Моннан тыш, Төркия Президенты белдергәнчә, «Аккую» АЭСы беренче реакторны эксплуатациягә кертү алдыннан тәмамлану стадиясендә, һәм Россия коллегасына бергәләп станция эшенә старт бирергә тәкъдим итте.

РФ Президенты Эшләтеп җибәрү ел ахырына кадәр тормышка ашырылачагына ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot