Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин һәм чит ил лидерлары «БРИКС - плюс/аутрич» утырышына килде
Россия Президенты Владимир Путин һәм чит ил лидерлары БРИКС саммитының «БРИКС – плюс/аутрич» форматында үткән йомгаклау утырышына килделәр.
Чара Татарстан башкаласында «Казан Экспо» мәйданчыгында уза.
Традиция буенча, утырыш башланыр алдыннан лидерлар бергәләп фотога төштеләр. «БРИКС плюс/аутрич» форматындагы БРИКС саммиты утырышына 40 ка якын дәүләт вәкилләре, шул исәптән Берләшкән Милләтләр Оешмасы дәүләтләре делегатлары, Азия, Африка, Латин Америкасы илләре җитәкчеләре, шулай ук күп яклы оешма башлыклары чакырылган.
«БРИКС – плюс/аутрич» форматындагы пленар утырыш Казандагы саммит программасын тәмамлый. БРИКС нәтиҗәләрен Президент Владимир Путин матбугат конференциясендә ясаячак. Аннан соң дәүләт башлыгының чит ил лидерлары белән ике яклы утырышлар сериясен дәвам итүе планлаштырылган.
- 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз