Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин һәм БДБ илләре лидерлары Билгесез солдат кабере янында һәлак булганнарны искә алды
Россия Президенты Владимир Путин чит ил делегацияләре башлыклары белән бергә Кремль дивары янындагы Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салып, нацизмга каршы көрәштә һәлак булган совет сугышчыларын искә алды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Тантанада Абхазия Президенты Бадра Гунба, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев, Лаос Президенты Тхонглун Сисулит, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев, Көньяк Осетия Президенты Алан Гаглоев, Малайзия югары хакиме солтан Ибраһим һәм парадның башка кунаклары катнашты.
Президент полкының биш хәрби хезмәткәре лидерлар исеменнән Билгесез солдат кабере янындагы Мәңгелек утка Георгий тасмасы белән уралган куе кызыл розалардан гирлянда салды. Дәүләт җитәкчеләре үзләре мемориал янына ал гөлчәчәк бәйләмнәре алып килде. Тантанада шулай ук Россия саклану министры Андрей Белоусов һәм Кызыл мәйдан буйлап узган парад расчетлары командующийлары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз