Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин һәм Алиев Бакуда Азәрбайҗан-Әрмәнстан мөнәсәбәтләрен көйләү турында сөйләшәчәк
18-19 августта Россия Президенты Владимир Путин дәүләт сәфәре белән Азәрбайҗанга киләчәк. Республика Президенты Илһам Алиев белән сөйләшүләр планлаштырыла, дип хәбәр итәләр Кремль сайтында.
Анонста лидерларның ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук халыкара һәм төбәк проблемалары турында фикер алышырга планлаштырулары күрсәтелгән. Нәтиҗә булып уртак белдерү торачак, шулай ук берничә документ имзаланачак.
Моннан тыш, Путинның сәфәре буенча материалларга сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, президентлар сөйләшү барышында Азәрбайҗан белән Әрмәнстан мөнәсәбәтләрен көйләү мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз