news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин халыкны эш белән тәэмин итүгә 2 процентлы кредит бирергә тәкъдим итте

Кредитны коронавирус эпидемиясеннән зыян күргән предприятиеләр һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар алачак.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 1 июньнән Россиядә зыян күргән тармак предприятиеләрендә һәм кайбер коммерцияле булмаган оешмаларда мәшгульлеккә ярдәм итү буенча махсус кредит программасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Мондый чара 7 млн эш урынын тотуда ярдәм итәр дип көтелә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин коронавирус вазгыяте буенча ил гражданнарына мөрәҗәгатендә әйтте.

«1 июньнән эш белән тәэмин итүгә ярдәм буенча махсус кредит программасын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Аннан зыян күргән өлкәләрдәге барлык предприятиеләр, шулай ук социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар файдалана алачак», — дип искәртте Президент.

Әгәр кредит программасының гамәлдә булу вакытында предприятие эш белән тәэмин итүне штат санының 90 проценты дәрәҗәсендә сакласа, кредит срогы чыккач, кредит үзе һәм аның буенча процентлар тулысынча юкка чыгарылачак. Әгәр оешма штат санының 80 процентыннан да ким булмаган хәлдә эш белән тәэмин итүне саклап кала алса, кредитның яртысы һәм аның буенча процентлар бетерелә.

«Кредитны түләү срогы — 2021 елның 1 апреленә кадәр. Ахыргы ставкасы 2 процент ташламалы булачак. Аннан югарырак булган өлешенә дәүләт субсидия бирә», — диде Путин.

Кредит күләме аена бер хезмәткәргә хезмәткә түләүнең бер минималь күләме принцибы буенча алты ай дәвамында исәпләнә. Процентларны ай саен түләү кирәк түгел, алар төп суммага процентларда өстәлә (капитализацияләнә).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100