news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин һәлак булган хәрбиләрнең балаларына ярдәм итүнең мөһимлеге турында белдерде

Һәлак булган геройларның балаларына ярдәм итү – гаилә эше генә түгел, ә бөтен ил эше, дип ассызыклады РФ Президенты Владимир Путин батырларча һәлак булган Россия спецназчыларының тол хатыннары белән очрашу вакытында. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Мин бүген сезнең белән тормышыгызның ничек баруы турында сөйләшергә теләгән идем. Сезгә ярдәм итү өчен өстәмә рәвештә нәрсә эшләргә кирәклеге турында», - диде ул.

Президент билгеләп үткәнчә, һәлак булган хәрбиләрнең балаларына ярдәм итү аеруча мөһим. «Һәм, иң мөһиме, сезгә ярдәм итәргә – сезнең балаларны аякка бастырырга, – дип башлады дәүләт башлыгы, ләкин шунда ук төзәтте, – безнең балаларны», – дип өстәде Путин, бу ярдәмнең гомуммилли характерын ассызыклап.

news_right_1
news_right_2
news_bot