news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин хакимият, җәмгыять һәм эшкуарлыкның уртак эшчәнлеге кирәклеген әйтте

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы утырышында катнаша.

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). Хөкүмәтнең барлык баскычлары көндәшлекне үстерү өчен чаралар күрергә тиеш. Бу хакта ТАСС Россия Президенты Владимир Путинга сылтама белән хәбәр итә.

Путин Россия Президентына узган сайлаулардан соң Россия Дәүләт Советының беренче утырышын уздыра. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

”Сез ил алдында нинди зур бурычлар торуын беләсез. Аларны хәл итүгә ныклап тотыну кирәк. Биредә җәмгыять тә, бизнес та, хакимият органнары да, һәм, билгеле, барлык Россия Федерациясе субъектлары көче дә таләп ителә”,- дип белдерде Путин.

Утырышның темасы — илдә көндәшлекне үстерү. “Бу безнең эштә төп юнәлешләрнең берсе”, дип искәртте Россия Президенты.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot