news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин хәрби хезмәткә чакыру перспективалары турында сөйләде

Югары белемле яшь белгечләргә технопарк оештырылачак. Биредә белем һәм тәҗрибәләрне кулланып чып-чын хәрби хезмәт узарга мөмкин булачак.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин WorldSkills Russia милли җыелма командасы әгъзалары белән очрашу барышында армиядә хезмәт итү мәсьәләсенә тукталды.

“Российская газета” язганча, бер әңгәмәдәш киләсе чемпионатта катнашуда армиягә чакыру комачауларга мөмкинлеген белдергән. Яшьләр яңа буын чемпионнары күнекмәләр белән бергә ватан алдындагы бурычларын да үти торган альтернатив хезмәт булдыруны сораганнар.

Президент сүзләренчә, шартлыча әйткәндә, югары белемле яшь белгечләргә технопарк оештырылачак. Биредә белем һәм тәҗрибәләрне кулланып альтернатив түгел, ә чып-чын хәрби хезмәт узарга мөмкин булачак.

Чакырылыш буенча хезмәттән ил акрынлап чигенә, дип белдерә Президент. Бу мәсьәлә әлегә бюджет чикләүләре белән бәйле акрынрак чишелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot