news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин хөкемдарларның хезмәт хакын арттыру турында указга кул куйган

Указ нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварыннан Россия хөкемдарларының хезмәт хакы 1,04 тапкыр артачак.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин хөкемдарларның хезмәт хакын 1,04 тапкыр арттыру турындагы указны имзалаган. Тиешле документ хокук мәгълүматы рәсми порталында басылган.

Указ нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварыннан Конституцион суд, Югары суд, гомуми юрисдикциядәге федераль судларның, арбитраж судларның, шулай ук төбәкләрдәге җәмәгать хөкемдарларының хезмәт хакы 1,04 тапкыр артачак.

Указ үз көченә бүгенге көннән керде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot