news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка бизнеска өстәмә ярдәм итү чараларын әзерләргә кушты

Ярдәм программасы компанияләргә эшче кадрларын саклап калырга ярдәм итәргә тиеш.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә һәм Үзәк банкка бизнеска өстәмә ярдәм итү программасын әзерләргә йөкләде.

«Хөкүмәткә Үзәк банк катнашында биш көн эчендә бизнеска өстәмә ярдәм программасын әзерләргә йөклим. Ул компанияләргә мөмкин кадәр күбрәк мәшгульлекне, хезмәткәрләрнең керемнәрен саклап калырга ярдәм итәргә тиеш», — диде дәүләт башлыгы.

Ул шулай ук бизнес вәкилләренең эш урыннарында үз хезмәткәрләрен саклау өчен бөтен көчен куячагына ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot